Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов хакимияткә казнадагы һәр тиенне санап тотарга кушты
ТР Президенты бүгенге катлаулы шартларда финанс һәм салым органнары, казначылык һәм министрлыклар, муниципалитетлар һәм предприятиеләренең уртак эшчәнлеген активлаштырырга кирәклеген әйтте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). Коронавирус пандемиясе аркасында килеп туган катлаулы икътисади шартларда республика казнасындагы һәр тиен исәптә булырга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың финанс органнары киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Президент билгеләп үткәнчә, хакимият органнары эшенең максаты – төбәк предприятиеләренең тотрыклы эшчәнлеге булырга тиеш. Чөнки нәкъ менә алар кешеләргә акча эшләү мөмкинлеген бирә һәм бюджетка салымнар килүен тәэмин итә, республика иминлегенең нигезен тәшкил итә.
«Һәр тиен исәптә булырга тиеш. Миллион һәм миллиардларны түгел, ә һәр тиенне санап торырга кирәк. Әгәр шулай эшләсәк, миллионнар да, миллиардлар да булачак», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга.
Президент бүгенге катлаулы шартларда финанс һәм салым органнары, казначылык һәм тармак министрлыклары, муниципалитетлар һәм Татарстан предприятиеләренең уртак эшчәнлеген активлаштырырга кирәклеген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз