Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына Россия Президенты йөкләмәләрен үтәргә кушты
Путин 28 марттан 5 апрельгә көннәрне кадәр хезмәт хакы түләнә торган ял көне дип игълан итте.
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан хакимияте органнарына Россия Президенты йөкләмәләрен үтәү буенча эшчәнлекне оештырырга йөкләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте ярдәмчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Республика Президенты Коронавируска каршы көрәш буенча республика оператив штабының утырышын үткәрде. Россия Президентының халыкка мөрәҗәгате кысаларында бирелгән йөкләмәләрен үтәү буенча Рөстәм Миңнеханов штабка тулы күләмдә эш оештырырга кушты», — диде Лилия Галимова.
Covid-2019 коронавирусы таралу куркынычы булу сәбәпле, бүген Россия Президенты Владимир Путин халыкка мөрәҗәгать итте. Тормышны тәэмин итүнең барлык структуралары, медицина оешмалары, даруханә, кибет, банк һәм финанс хисапларын башкара торган оешмалар, транспорт, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары эшләвен дәвам итәчәк.
Шулай ук Россия Президенты кулланучылар һәм ипотека кредитлары буенча каникулларны карарга тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз