Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Хакимият органнары халык мөрәҗәгатьләренә вакытында җавап бирергә тиеш
Татарстан Президенты халыкны борчый торган проблемалар арасында торак-коммуналь хуҗалык хезмәте сыйфаты, су белән тәэмин итү, җәмәгать транспорты эше, юлларны, тротуарларны кардан чистарту проблемалары барлыгын әйтте.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хакимият органнары халыктан килгән мөрәҗәгатьләргә оператив җавап бирергә тиешлеген әйтте.
«Хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләр күп. Халыкны борчый торган проблемалар арасында: торак-коммуналь хуҗалык хезмәте сыйфаты, су белән тәэмин итү, җәмәгать транспорты эше, юлларны, тротуарларны кардан чистарту һ.б. мәсьәләләр бар. Сездән халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне вакытында хәл итү сорала», — диде ул ТР Дәүләт Советына Юлламасында.
Шулай ук шәһәрләрдә су агып китү җайланмаларын булдыру, шәһәр һәм шәһәр яны бистәләренең инфраструктура белән тәэмин ителеше, чүп-чарны вакытында чыгара бару, медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләрен дә хәл итәргә кирәклеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз