Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Хәмдүнә Тимергалиева турында: Иң халыкчан татар җырчыларының берсе
Татарстан Президенты мәрхүмә җырчының якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашты.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәрхүмә Хәмдүнә Тимергалиеваның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
«Татарстан һәм татар дөньясы бүген зур югалту кичерде. Республиканың халык артисты, иң популяр һәм иң халыкчан татар җырчыларының берсе — Хәмдүнә Тимергалиева вафат булды. Аның иҗатын күпләгән буын вәкилләре яратып тыңлады. Яраткан җырчыбызның авыр туфрагы җиңел булсын. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз», диелә хәбәрдә.
- Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз