news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов хәләл продукцияне Татарстанның өстенлеге дип атады

ТР Президенты 2019 елда хәләл продукция җитештерүне экспортка үстерергә кушты.

Рөстәм Миңнеханов хәләл продукцияне Татарстанның өстенлеге дип атады
Владимир Васильев

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүгенге көндә хәләл продукция Татарстанның төп өстенлеге. Бу юнәлешне киләчәктә дә югары дәрәҗәдә алып барырга, шул исәптән экспортны үстерергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.

“Татарстан - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче эре компания. Хәләл продукция – республиканың өстенлеге. Мөселманнар яшәүче төбәк буларак, хәләл яшәү рәвеше җәмгыятьтә үз урынын ныграк били бара.

Хәләл яшәү рәвешенең мөһим өлкәләре булып бүгенге көндә хәләл җитештерү индустриясеннән тыш, хәләл медицина хезмәтләре, хәләл туризм, хәләл җәмәгать туклану челтәрләре һ.б. тора. Без бу өстенлекләрдән файдалана белергә тиеш”, - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов республикада 30дан артык авыл хуҗалыгы предприятиесенең хәләл продукция җитештерүен, аларның кайберләренең экспортка чыгару юнәлешендә эшләргә әзер булуын әйте. Бу икмәк, кондитер эшләнмәләре, сарык, куян, кош итләре, казылык, тавык йомыркасы, бал һәм башка төр продукция.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot