Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Хәләл продукция җитештерү безнең базарны үстерүгә зур мөмкинлекләр бирә
Россиядә 20 миллионнан артык мөселман хәләл стандартларына туры килә торган товарларга һәм хезмәтләргә мохтаҗ.
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Хәләл стандартлары буенча сыйфатлы продукция җитештерү Татарстанның товарлар һәм хезмәтләр базарын үстерүгә зур мөмкинлекләр бирә. Бу хакта журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов KazanSummit 2019 киңлекләрендә хәбәр итте.
«Без - продукцияне иң эре җитештерүче. Әгәр без сыйфатлы хәләл продукция җитештерергә өйрәнәбез икән, бу безнең базар өчен зур потенциал», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, хәләл продукция җитештерүне генә түгел, туризм, медицина һәм башка өлкәләрдә дә сыйфатлы хезмәт күрсәтү зарур. «20 миллионнан артык мөселман - бу хезмәтләр кирәк булган кулланучылар.
Россия - бик зур гүзәл ил. Бөтен дөнья дәүләтләрендә 1,5 млрд мөселман яши, безгә килсеннәр алар», - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты алдан Russia Halal Expo күргәзмәсендә булды һәм гарәп дөньясы илләреннән, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән хәләл-товарлар һәм хезмәтләр җитештерүчеләр белән аралашты.
Саммитның пленар сессиясендә ул хәләл продукция Татарстан экспортының мөһим өлеше булырга тиешлеген билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз