Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәттә хатын-кызлар эшләү турында фикерен әйтте
“Без каршы түгел. Бездә хатын-кыз, ир-ат булырга тиеш дигән катгый бүлү юк”, - диде Президент.
(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәттә хатын-кызлар эшенә карата фикерен белдерде. Бу турыда сорау аңа Министрлар Кабинетында 8 Март уңаеннан хатын-кыз журналистлар белән очрашуда бирелде.
“Хөкүмәттә хатын-кызлар безгә караганда күбрәк. Әлбәттә, җитәкчеләр арасында кимрәк дисәгез генә. Сезгә бала да табарга кирәк бит әле, бөтенегезне нәчәлник итеп бетерсәң. Без бит бала таба алмыйбыз”. – дип шаяртты Президент.
Очрашуда Хөкүмәттә җитәкче урыннарда унике хатын-кыз эшләве әйтелде.
“Без каршы түгел. Бездә я хатын-кыз гына, я ир-ат булырга тиеш дигән катгый бүлү юк. Ничек килеп чыга. Ләкин без сезне ишеттик, хатын-кызлар санын арттыру кирәк, димәк. Финляндиядә бөтенесе хатын-кызлар. Ир-атларның шикаятьләре юк бит”, - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз