Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәттәге хатын-кызларның ничек эшләвен бәяләде
“Хөкүмәт составында хатын-кызлар булырга тиеш. Хатын-кызлар алар төрле мәсьәләләргә тирәннән, җентеклерәк карый”, - диде Президент.
(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Хөкүмәте составында хатын-кызлар, һичшиксез, булырга тиеш. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, бүген Казанда Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган тантаналы чарадан соң, журналистларга шулай дип белдерде.
“Минем теге яки бу катлаулы бурычларны хәл итүче ярдәмчеләрем күп. Хатын-кызлар алар тирәннән, җентекле карый мәсьәләләргә, ир-атлар масштаблырак, колачлырак, кайбер әйберләрне күрмиләр дә. Хатын-кызлар тегендә дә, монда да өлгерә алар”, - дип бәяләде Рөстәм Миңнеханов түрә хатын-кызларны.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз