news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәткә сәүдә вәкиллекләре эшен оештыру буенча тәкъдимнәр кертергә фәрман бирде

“Төбәкара хезмәттәшлекнең перспективалы формаларын киләчәктә дә үстерә бару зарур”, - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасы белән чыгыш ясаганда, Татарстанның халыкара икътисади хезмәттәшлектә көннән-көн активрак катнашуын билгеләп узды. Бүген ул бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының икенче утырышында республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы юлламасы белән чыкты.

“Бүген без якын чит илләр, Азия-Тын океан регионы һәм Фарсы култыгы илләрендә яңа партнерлар эзләү эшен алып барабыз. Республика вәкиллекләре үз эшчәнлеген дөньяның төрле илләрендә җәелдерә бара. Безнең җитештерүчеләребезне яңа сәүдә мәйданнарына чыгару алар эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булырга тиеш”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Президент билгеләп узганча, республика Хөкүмәтенә сәүдә вәкиллекләре структурасын реформалау һәм, республиканың алдагы үсеше мәнфәгатьләрен исәпкә алып, әлеге вәкиллекләр эшен оештыру буенча тәкъдимнәр кертергә кирәк.

“Төбәкара хезмәттәшлекне үстерү шулай ук бик мөһим. Россия төбәкләре белән төзелгән күп санлы килешүләр шул хезмәттәшлеккә ярдәм итә. Әлеге шартнамәләр декларатив характерда булырга тиеш түгел. Безгә реаль нәтиҗәләр кирәк”, - дип белдерде республика башлыгы.

Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе кысаларында алып барылучы эш төбәкара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле юнәлеше булып тора. Әлеге оешма – гомумроссия дәрәҗәсендә яңалык кертүче күп кенә карарларны кабул итүдә башлап йөрүче.

“Төбәкара хезмәттәшлекнең перспективалы формаларын киләчәктә дә үстерә бару зарур”, - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, тышкы элемтәләрнең үсүе, актив эчке сәясәт һәм булган кыенлыклар мәгълүматның дөрес яктыртылуын таләп итә. Монысы – Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы бурычы. “Яңа чынбарлыкны игътибарга алып, телевидениене һәм медиатармакны үстерү концепциясен эшләү зарур”, - дип белдерде Президент.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100