Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт составындагы кадрлар белән бәйле карарларга бәя бирде
“Без кадрлар белән карарлар дөрес булды дип саныйбыз”, - дип белдерде Президент.
(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга Хөкүмәттәге кадрлар белән бәйле карарларга карата фикерен җиткерде. Бу хакта сорау Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган тантанадан соң булган әңгәмәдә бирелде.
“Әлбәттә, кадрлар белән бәйле карарлар туып тора. Башка урынга күченүләр бар. Хөкүмәтебезнең бер әгъзасы Дагыстанга эшкә чакырылды. Без кадрларыбызның билгеле бер тормыш юлы узуына игътибар юнәлтәбез. Бигрәк тә, муниципалитеттагы эштә. Безнең кадрлар белән бәйле барлык диярлек карарлар муниципалитетларда эш тәҗрибәсе булган кешеләргә кагыла”, - диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифасына билгеләнгән Ләйлә Фазлыеваны мисалга китерде. “Ләйлә Ринатовнаны алсак, ул Совет районында да, Казан администрациясендә дә зур юл узган кеше. Кадрлар белән бәйле карарларда “булдыра алырмы, юкмы” дигән шик юк. Алар һәркайда эшенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Без кадрлар белән карарлар дөрес булды дип саныйбыз”, - дип белдерде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз