Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов губернаторлар репутациясе рейтингында беренче урында
Татарстан Президенты инкумбент-губернаторлар арасында челтәр кулланучыларның зур ярдәменә ия.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сентябрь сайлау кампаниясендә катнашучы төбәк җитәкчеләренең онлайн-репутациясе рейтингында алга чыкты. Рейтинг Pravdaserm репутация билгеләү сервисы тарафыннан төзелгән.
«Онлайн-репутация интернет кулланучыларның түрәләр турындагы фикерләрен чагылдыра. Репутациянең максималь дәрәҗәсе - 100 балл. Бу очракта балл ярдәм процентына тиң», – дип искәртә аналитиклар.
Рөстәм Миңнехановның онлайн-репутациясе 78 баллга тигез. Моннан күренгәнчә, челтәр кулланучыларының 78 проценты аны хуплый.
Шулай ук сайлауда катнашучы Еврей автономияле өлкә җитәкчесе Ростислав Гольдштейнның интернет-ярдәме бераз гына азрак - 76 балл.
Быелгы сайлау кампаниясендә катнашмаган губернаторлар арасында 81 балл белән Мәскәү мэры Сергей Собянин алда бара.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов «Минченко Консалтинг» коммуникация холдингы тарафыннан әзерләнгән инкумбент-губернаторларның тотрыклылыгы рейтингы лидеры булган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз