news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов губернаторлар медиарейтингында позициясен ныгытты

Октябрь нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты медиада искә алынуда Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары исмелегендә өченче урында урнашты.

Рөстәм Миңнеханов губернаторлар медиарейтингында позициясен ныгытты
архив

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның октябрь нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре башлыклары медиарейтингында үз позицияләрен ныгытты. Рейтинг «Медиалогия» тикшеренү компаниясе тарафыннан төзелде. Татарстан Президенты рейтингта 12 нче урыннан 11нче урынга күтәрелде.

Рөстәм Миңнехановка карата журналистлар кызыксынуы артуга аның Туризм министрлыгы оештыру тәкъдиме ярдәм итте. Тәкъдим Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында ясалды.

Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чараларын Рөстәм Миңнехановның Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор белән очрашуы, Татарстанның алдынгы мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү һәм Машина төзүчеләр көне уңаеннан Чаллыга сәфәре дә кызыксындырды.

Рейтингта беренче өч урынны, бер ай элеккеге кебек үк, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров алды. Шул ук вакытта Собянин беренче урынга күтәрелде, ә Беглов икенче урынга төште.

Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре арасында Рөстәм Миңнеханов медиада искә алынучылар буенча өченче урынны тота. Аны Радий Хәбиров һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин узып киткән.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты блоглар алып баручы төбәкләрнең иң популяр 15 җитәкчесе арасында ныклы урын тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100