news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов губернаторлар илкүләм рейтингында беренче бишлекне йомгаклый

Экспертлар сүзләренчә, Рөстәм Миңнехановның рейтингтагы позициясе аның Татарстандагы вәзгыятьне җайга салу юнәлешендә ясалган адымнары белән билгеләнә

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сентябрь-октябрь айларына төзелгән губернаторлар илкүләм рейтингында лидерлар бишлеген йомгаклый. Бу хакта ЦИК «Рейтинг» хәбәр итә.

Беренче урында Белгород өлкәсе башлыгы Евгений Савченко урнашкан, рейтингның икенче баскычында – Төмән өлкәсе башлыгы Владимир Якушев, өченчедә – Ямал-Ненец автоном округы башлыгы Дмитрий Кобылкин, дүртенче урынны Мәскәү мэры Сергей Собянин алган.

Экспертлар сүзләренчә, Рөстәм Миңнехановның рейтингтагы позициясе аның Татарстандагы вәзгыятьне җайга салу юнәлешендә ясалган адымнары белән билгеләнә. Аерым алганда, ул федераль үзәк белән вазыйфаларны бүлү килешүен озайту көрәшеннән бераз читләшкән, мәктәптә рус телен укытуның югары дәрәҗәсен тәэмин итәргә киңәш иткән. Белгечләр төбәктәге икътисади уңышларны да билгеләп уза. Республика банк секторындагы кризиска карамастан, тотрыклылыкны саклый алды.

“Мәскәү төбәкне инновацияләр, федераль проектларны тормышка ашыру өчен тәҗрибә мәйданчыгы итеп карый. Татарстан элеккечә чит ил һәм Россия инвестицияләрен җәлеп итү буенча лидер булып тора. Рөстәм Миңнехановка халык ышанычы да, социологик тикшеренүләрдән күренгәнчә, шактый югары булып кала бирә”, - дип билгели ЦИК «Рейтинг» тарафыннан сораштырылган белгечләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100