news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов губернатор-блогерлар рейтингында бер юлы 7 позициягә күтәрелде

Татарстан Президенты сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия комиссиясе утырышыннан фото куеп, лидерлар дүртлегенә эләккән.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең "Медиалогия" компаниясе мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов октябрьдә сылтама күп ясала торган губернатор-блогерлар рейтингында бер юлы 7 позициягә күтәрелде һәм дүртенче урынны биләде.

Лидерлар өчлеген янә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Кырым башлыгы Сергей Аксенов тәшкил итә.

Октябрь нәтиҗәләре буенча лидерлар унлыгына беренче тапкыр Иванов өлкәсе губернаторы вазифасын башкаручы Станислав Воскресенский, Бурятия башлыгы Алексей Цыденов һәм Новосибирск өлкәсе губернаторы вазифасын башкаручы Андрей Травников кергән.

Татарстан Президенты сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия комиссиясе утырышыннан фото куеп, лидерлар дүртлегенә эләккән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100