Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов губернатор-блогерлар исемлегендә үз урынын ныгытты
Космоска беренче тапкыр чәкчәк җибәрү турында инстаграмдагы язма массакүләм-матбугат чараларында кызыксыну тудырган.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов август аенда үз блогларын алып баручы 20 төбәк башлыгы арасында үз урынын ныгытты. Рейтингны «Медиалогия» тикшеренү компаниясе төзи.
Татарстан Республикасы Президенты берьюлы сигез позициягә күтәрелде һәм уникенче урынны алды. Инстаграм социаль челтәрендә Рөстәм Миңнехановның «милли ризык чәкчәкне галәмгә беренче тапкыр уңышлы җибәрү турында хәбәр итүе» массакүләм-матбугат чараларында кызыксыну үсүенә ярдәм итте, диелгән хәбәрдә.
Иң күп искә алынган губернатор-блогерлар - Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Санкт-Петербург губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Беглов. Шул ук вакытта Кадыйров икенче урыннан беренче урынга күтәрелде, ә Собянин беренче урыннан икенче урынга күчте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз