Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Гуандун провинциясе вице-губернаторы белән хезмәттәшлек турында сөйләште
«Без Сезнең провинцияне күреп сокландык. Ул икътисади үсеш дәрәҗәсе буенча һәм югары технологияләр өлкәсендә алда бара», - диде Татарстан Президенты.
(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Гуандун провинциясе вице-губернаторы Оуян Вэймин әфәнде белән очрашуда Татарстан белән Гуандун провинциясе арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Гуанчжоу шәһәренә (Кытай) эш сәфәре кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Оуян Вэймин әфәндегә очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан делегациясенең Гуандун провинциясендә эш сәфәре программасының югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Ул Гуандун – Кытайның алга киткән провинцияләреннән берсе, куәтле финанс үзәге булуын искәртте.
«Без Сезнең провинцияне күреп сокландык. Ул икътисади үсеш дәрәҗәсе буенча һәм югары технологияләр өлкәсендә алда бара», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Кытай – Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерларының берсе булуын искә төшерде.
Татарстан Президенты фикеренчә, Гуандун провинциясе белән югары технологияләр, машина төзелеше, электроника, энергетика, биомедицина һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәргә мөмкин. «Шулай ук мәгариф, фәнни-техник өлкәдә, туризм буенча хезмәттәшлек итеп була», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Гуандун провинциясе вице-губернаторы билгеләп үткәнчә, Кытай белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр югары дәрәҗәдә. Илләр башлыклары Владимир Путин һәм Си Цзиньпин килешүләре буенча 2018 һәм 2019 еллар ике ил арасында төбәкара хезмәттәшлек еллары дип игълан ителгән иде. Ә бу исә Татарстан Республикасы белән Гуандун провинциясе арасында хезмәттәшлекне үстерү ихтмалын арттыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз