news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санының артуы турында әйтте

Ә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны Татарстанда кимегән.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Соңгы вакытта Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручыларның кимүе күзәтелә, әмма грипп һәм ОРВИ йоктыручылар арта бара. Әйтик, ноябрьдә атнага 27 меңгә якын авыру теркәлгән, ә декабрьдә атналык күрсәткеч 30 мең кешегә кадәр күтәрелгән.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта хәбәр итте.

ТР җитәкчесе билгеләп үткәнчә, өлкәннәр һәм мәктәп укучылары яшендәге авыручылар саны эпидемиологик чикне узган. Узган ел гриппка каршы вакцинацияне татарстанлыларның 60 проценты узган булса, 2021 елда бу күрсәткеч ике тапкыр кимрәк-30 процент. Прививканы 15 декабрьгә кадәр ясатырга була.

Шуңа да карамастан, мәктәпләрдә оештырылган иртәнге фильтрлар авыручылар санының артуын кисәтә. Әлеге чара нәтиҗәлелеген исбатлаган. Соңгы тәүлектә генә дә 503 укучы белем бирү учреждениеләренә кертелмәгән. Әмма кайбер районнар мәктәпләрдәге иртәнге фильтрларны бары формаль күренеш кенә итеп кабул итәләр, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Мисал өчен, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Мөслим һәм башка районнар.

ОРВИ һәм грипп очраклары аркасында Татарстанның 16 районында 280 сыйныф өй режимына җибәрелгән. Мондый чара да авырулар саны артуга каршы көрәш өчен дә нәтиҗәле алым.

Шулай ук, авыруларны профилактикалау максатында, барлык яңа ел бәйрәмнәрен һәм чараларны Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп үткәрергә кирәк.

«Бу көйсезләнү түгел, бу — өлкәннәр һәм балалар сәламәтлеген саклау», — дип ассызыклады ул һәм муниципалитет башлыкларының чараларын әзерләү һәм оештыруда җаваплы булуларын искәртте. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100