Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Грециянең Кикланд утрауларында булды
Очрашуда катнашучылар Татарстан белән Кикланд утраулары арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында сөйләштеләр – беренче чиратта, туризм өлкәсендә
(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Грециянең Кикланд утраулары төбәгендә булды. Республика делегациясе составында Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев та бар иде.
Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре, Кикланд утраулары җитәкчелегенең быел март аендагы Татарстанга сәфәре вакытында яңгыраган чакыруларыннан соң булды. Бүген Татарстан Президенты архипелагның берничә утравында булды, аннары төбәк губернаторы Георгис Леонтаритис белән очрашты. Очрашуда шулай ук Кикланд утрауларының эшлекле даирә вәкилләре катнашты.
Очрашуда катнашучылар Татарстан белән Кикланд утраулары арасында хезмәттәшлек үсешенең мәсьәләләре турында сөйләштеләр – беренче чиратта, туризм өлкәсендә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, багланышлар өчен мәгариф, утрауларда урнашкан православие диненең изге урыннарына сәфәр кылуны оештыру өлкәләрендә мөмкинлекләр бар, шулай ук ул төбәкнең тарихи һәйкәлләрне саклап калудагы казанышларын югары бәяләде.
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, Татарстан белгечләренә Грециянең археологик табышларны музейларга әзерләүдәге тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз