news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Гражданнарны банкрот дип тану турындагы гаризаларның артуы борчу уята

ТР Президенты 2018 елда башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган Татарстан Арбитраж суды коллегиясендә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов: Гражданнарны банкрот дип тану турындагы гаризаларның артуы борчу уята
tatarstan.ru

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Гражданнарның бөлгенлеккә төшүенә бәйле эшләрне караганда судлар финанс ягыннан савыктыруга йөз тотарга, тиешле карарлар мәнфәгатьләр балансын исәпкә алып кабул ителергә тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж судының йомгаклау киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Республика Президенты үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 2018 елда юридик затларның банкротлыгы турындагы эшләр 22 процентка кимегән, аның каруы физик затларның бөлгенлеккә төшүенә бәйле гаризалар саны арткан.

«Гражданнарны банкрот дип тану турындагы гаризаларның артуы борчу уята. Банкротлыкның гражданнар һәм оешмаларга еш кына бурычларны бетерү өчен генә кирәк икәнлеге дә сер түгел. Әмма әлеге институтның төп бурычы – финанс ягыннан савыктыру һәм бурычлы затның җыелган әҗәтен түли алмаган очракта гына – кредиторларның таләпләрен канәгатьләндерү», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук судларга бюджет алдындагы бурычларны каплауга бәйле эшләргә аерым игътибар бирергә чакырды. 2019 елның 1 гыйнварына республиканың консолидацияләнгән бюджетына салымнар буенча җыелган әҗәтнең күләме 9 миллиард сум тәшкил иткән. Бурычның күләме 2018 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда 500 миллион сумга арткан.

Аның сүзләренчә, 2018 елда социаль, транспорт һәм шәһәр инфраструктурасын үстерү буенча 38 республика программасы кысаларында 2,5 меңнән артык объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган. Әлеге программалар буенча гына да капитал кертү күләме 41 миллиард сум тәшкил иткән. «Быел республика программаларының саны 40ка җитәчәк», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән расланган 2024 елга кадәрге чорга 12 илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан 47 проектта катнаша. Аларны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан — 34 миллиард, республика казнасыннан 14 миллиард сумнан артык акча каралган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot