news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: “Горький заводы заказлар белән тәэмин ителергә тиеш”
Предприятиедә хәрби суднолар җитештерү кимиячәк
Скопировать ссылку
(Яшел Үзән, 10 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Яшел Үзәндәге Горький исемендәге заводның “Берләштерелгән судно төзелеше корпорациясе” ААҖ составына керү процедурасы төгәлләнгәннән соң агымдагы елда предприятиедә тыныч максатларда кулланылучы суднолар төзелә башлаячак.
Бүген “Берләштерелгән судно төзелеше корпорациясе” президенты Роман Троценко Яшел Үзән заводында узган киңәшмә төгәлләнгәннән соң журналистларга әнә шул хакта хәбәр итте. Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Мантуров, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Судно төзелеше сәнәгате һәм диңгез техникасы департаменты директоры Леонид Стругов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башкалар катнашты.
Роман Троценко билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Яшел Үзән заводында җитештерелгән продукциянең 71 процентын хәрби кораблар тәшкил итә, аларның күләме кимергә тиеш. “Без заводның киләчәген эчке су юлларына хезмәт күрсәтә торган танкерлар җитештерү, шулай ук Каспий һәм Кара диңгез өчен суднолар һәм хәрби кораблар төзүдә күрәбез. Хәзерге вакытта дөньяда зур кораблардан 2-3 ранглы җыйнак судноларга күчеш күзәтелә, Яшел Үзән заводы нәкъ шушы юнәлештә эшчәнлек алып бара”, - дип хәбәр итте ул.
“Берләштерелгән судно төзелеше корпорациясе” ААҖ президенты фикеренчә, Горький исемендәге заводның яхшы үсеш перспективалары бар. “Завод машина төзелеше продукциясе җитештерүдә әйдәп бара. Биредә титан кою һәм детальләр, механик эшкәртү комплексы бар. Бу юнәлешләрне үстерергә кирәк. Моннан тыш, заводка яңа технологияләрне үстерү зарур, заманча җиһазлар урнаштыру да таләп ителә”, - дип ассызыклады Роман Троценко.
Яшел Үзән заводының киләчәктә “Берләштерелгән судно төзелеше корпорациясе” ААҖ составына интеграцияләнүе хакында сөйләгәндә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга: “Хәзерге вакытта төп бурыч - заводны алга таба заказлар белән тәэмин итү”, - дип белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2