news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Горький исемендәге әдәби премияне яңадан булдыруны хуплады

Премия 2003 елдан 2009 елга тикле тапшырылып килгән.

(Казан, 12 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иҗади интеллигенциясе белән очрашуда А.М.Горький исемендәге әдәби премияне янә булдыру идеясен хуплады. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге фикерне Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тәкъдим итте. Еллык премия 2002 елда булдырылган. 2003 елда беренче лауреатлары язучы Марк Зарецкий һәм шагыйрә Роза Кожевникова булды. Соңгы кат премияне 2009 елда тапшырдылар.

Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады һәм Горький премиясенең Татарстанда талантлы язучыларның иҗади үсешенә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100