news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронтының Татарстандагы активы белән очрашты

Фикер алышуда иҗтимагый киңлекләрне үстерү, шәһәр җәмәгать транспорты эшен камилләштерүгә бәйле мәсьәләләр күтәрелде.

Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронтының Татарстандагы активы белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Гомумроссия халык фронтының Татарстандагы активы белән очрашып, кайбер социаль проектлар хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү буенча халыктан килгән тәкъдимнәрне гамәлгә ашыруның барышы хакында фикер алыштылар. Аерым алганда, иҗтимагый киңлекләрне үстерү, шәһәр җәмәгать транспорты эшен камилләштерү һ.б. мәсьәләләр күтәрелде», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Аның эшендә Гомумроссия халык фронтының Татарстандагы төбәк штабы рәистәше, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Гомумроссия халык фронтының Татарстандагы төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов һәм «Гомумроссия халык фронтының яшьләр канаты» координаторы Дамир Нургалиев катнашты.

Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронтының Россия төбәкләрендә паллиатив ярдәмне үстерүгә юнәлдерелгән проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәргән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot