news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронтының Татарстан бүлеге җитәкчеләре белән очрашачак

Казанда «Яшел калкан» проектын гамәлгә ашыру фикер алышу темаларының берсе булачак.

Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронтының Татарстан бүлеге җитәкчеләре белән очрашачак
onf.ru

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда Красноярскида узган XXIX Бөтендөнья җәйге универсиадасы призерлары һәм җиңүчеләре, шулай ук Гомумроссия халык фронтының Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчелеге белән очрашырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Гомумроссия халык фронты вәкилләре белән очрашу республика Президентының эш планындагы беренче чара булачак. Бүлек җитәкчелеге Рөстәм Миңнеханов белән Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектлар хакында фикер алышыр, шулай ук ТР Президентына 2019 елның 31 гыйнварында узган төбәк конференциясе нәтиҗәләре буенча әзерләнгән тәкъдимнәрне җиткерер дип көтелә.

Казанда «Яшел калкан» проектын гамәлгә ашыру фикер алышу темаларының берсе булачак. Гомумроссия халык фронтының Татарстандагы төбәк бүлеге лидерлары белән очрашканнан соң, Рөстәм Миңнеханов Казан ратушасында Россия Судьялар советы Президиум утырышында катнашачак.

Шуннан соң ТР Президенты яшь спортчылар белән очрашыр дип көтелә. «Рөстәм Миңнеханов 2019 елда Красноярскида узган XXIX Бөтендөнья җәйге универсиадасы призерлары һәм җиңүчеләре, шулай ук волонтерлар белән очрашырга ниятли», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә. Татарстан Президенты белән очрашуга тренерлар штабы вәкилләре дә чакырылган.

  • Россия җыелма командасы составында Татарстанны 25 спортчы тәкъдим итте. Бөтендөнья студентлар уеннарында ТР спортчылары сигез медаль (дүрт – алтын, өч – көмеш, бер – бронза) яулады. 28 мартта Универсиада призерларын Россия Президенты Владимир Путин котлады.

Көн дәвамында ТР Президенты шулай ук Татарстанга Болгар ислам академиясе җитәкчелеге чакыруы буенча килгән Бөтендөнья ислам лигасы генераль сәркатибе Мөхәммәд бин Абдул-Кәрим әл-Исса белән очрашырга һәм Республика коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышын үткәрергә ниятли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100