Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронты җитәкчесе белән хезмәттәшлек турында фикерләште
Татарстан Президенты, хәрәкәт активистлары эшен югары бәяләп, Гомумроссия халык фронтының республика бүлеге белән уңай хезмәттәшлекне билгеләп үтте.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронты (ОНФ) Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Развожаев белән очрашып, хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу барышында Гомумроссия халык фронтының гражданнарның яшәү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән өстенлекле проектларын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов, хәрәкәт активистлары эшен югары бәяләп, Гомумроссия халык фронтының республика бүлеге белән уңай хезмәттәшлекне билгеләп үтте.
Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты башлыгы Александр Терентьев һәм Гомумроссия халык фронты Үзәк штабы рәистәше, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз