Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Гомәр Усманов гаиләсенең кайгысын уртаклашты
"Тирән кайгыгызны уртаклашам, әлеге зур югалту ачысын бүлешәм", диелгән телеграммада
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, 1982-1989 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты (обком) беренче секретаре Гомәр Усмановның вафатына бәйле рәвештә, Госмановлар гаиләсенең кайгысын уртаклашып, телеграмма юллады. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Хөрмәтле Фәрид Гомәр улы һәм Светлана Гомәр кызы! Әтиегез Госманов Гомәр Исмәгыйль улы вафатына бәйле тирә кайгыгызны уртаклашам, - диелгән телеграмма текстында. - Ул Татарстанның иң танылган җитәкчеләренең берсе иде, талантлы, көчле, ихтыярлы кеше булды. Гомәр Исмәгыйль улы республикабызның динамик үсешен тәэмин итүдә, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен арттыруда зур роль уйнады һәм аларның хөрмәтен яулады. Аның җаваплы югары вазифаларда күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге туган республикасына армый-талмый хезмәт итү үрнәге булып тора.
Гомәр Исмәгыйль улы Госманов - легендар, лаеклы шәхес, аның изге эшләре турындагы хатирәләр безнең рәхмәтле йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Тирән кайгыгызны уртаклашам, әлеге зур югалту ачысын бүлешәм, авыр көннәрегездә көч һәм ныклык телим", - диелгән телеграммада.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз