news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рөстәм Миңнеханов гольф буенча VII Хәйрия турнирын ачу тантанасында катнашты
Ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Иркутск, Екатеринбург, Красноярск, Казан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 60 уенчы катнаша.
Скопировать ссылку
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан янындагы «Свияжские холмы» гольф-клубы территориясендә Татарстан Президенты Кубогына гольф буенча VII Хәйрия турниры старт алды. Турнирны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, «Роналд Макдоналд йорты» Хәйрия фондының идарә рәисе Хәмзәт Хасбулатов һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә Президентныңның матбугат хезмәте.
Ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Иркутск, Екатеринбург, Красноярск, Казан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 60 уенчы катнаша.
Турнир кысаларында җыелган барлык акчалар Казандагы «Роналд Макдоналд йорты» - ата-аналар өчен бушлай гаилә кунакханәсенә тапшырылачак. Узган елда хәйрия җыемнары 2 миллион сумнан артык тәшкил итте. Бу юлы исә оештыручылар 3 миллион сумнан артык акча җыйды.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов барысына да рәхмәт белдерде һәм турнирда ел саен гольф уйнарга яратучы дистәләгән кеше катнашуын искәртте. Ярышларда җыелган барлык акча изге гамәлләргә сарыф ителә, дип ассызыклады ул.

«Әлеге уникаль һәм бик кызыклы чара инде күркәм гадәткә әверелде. Безнең хәйрия фондына ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Президентына зур рәхмәт», – диде, үз чиратында, Хәмзәт Хасбулатов.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «Роналд Макдоналд йорты» Хәйрия фонды генераль директоры Светлана Поляковага фондны үстерү өчен символик чек тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot