news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов гольф буенча хәйрия турнирын ачты

Тантанада Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу, Россия Гольф ассоциациясе президенты Виктор Христенко катнашты.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген «Зөя таулары» гольф-клубы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Кубогына гольф буенча 8нче хәйрия турнирын ачу тантанасы булды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу, Россия Гольф ассоциациясе президенты Виктор Христенко һ.б. катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәйрия турнирында катнашучыларны сәламләде һәм Казанга турниирга килүчеләргә рәхмәт белдерде. «Без 8 нче турнирны үткәрәбез, диде ул. Болар барысы да ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен башкарыла һәм турнирда катнашырга килгән командаларга рәхмәт белдерәм».

"Гольф белән кызыксыну арта һәм катнашучылар саны күбәя", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул барысына да яхшы уен теләде.

  • Татарстан Республикасы Президенты Кубогына гольф буенча 8нче хәйрия турниры агымдагы елның 25-26 августында уза. Беренче көнне командалар этабы, икенче көнне шәхси этап узачак һәм җиңүчеләр бүләкләчәк. Турнир ел саен үткәрелә. 2018 ел турнирында традиция буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Макдоналдс»ның Россиядәге Президенты Хәмзәт Хасбулатов һ.б. катнашты. Җыелган акча Казанда «Роналд Макдоналд йорты»на ярдәм итү өчен юнәлдереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot