news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов GlaxoSmithKline компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

GlaxoSmithKline - Россия фармацевтика базарында сатулар күләме буенча, дөньяның дару препаратлары җитештерә торган 20 эре компаниясе исемлегендә.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнеханов 28-29 ноябрьдә Бөекбританиягә ике көнлек эш сәфәре кылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте. Сәфәр барышында Президент кичә, 29 ноябрьдә, GlaxoSmithKline (GSK) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

GSK компаниясе – астманы дәвалау өчен дарулар, антибактериаль һәм вируска каршы препаратлар, ВИЧ-инфекциягә каршы препаратлар, вакциналар, рецептурасыз препаратлар җитештерү буенча бөтендөнья лидерларының берсе.

GSK компаниясе Россия фармацевтика базарында сатулар күләме буенча, дөньяда дару препаратлары җитештерү  юнәлешендәге 20 эре компания исемлегенә керә.

Рөстәм Миңнеханов сөйләшүләр барышында Татарстан Республикасының компания белән уртак тикшеренүләр уздыру һәм медицина кадрлары әзерләү буенча хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде.

Сөйләшүләрдә билгеләп үтелгәнчә, компания Татарстанга Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча препаратлар китереп тора. Моннан тыш, республиканың медицина учреждениеләрендә тикшеренүләр уздырыла, Казанда СПИД үзәге белән актив эш алып барыла.

GSK компаниясе вәкилләре билгеләп үткәнчә, компания Россиянең башка төбәкләре белән фәнни тикшеренүләр өлкәсендә партнерлыкны көчәйтергә тели. БМО линиясе буенча ( UNAIDS - ЮНЭЙДС программасы) СПИДка каршы көрәш өлкәсендә профилактик чаралар өлешендә Татарстан белән хезмәттәшлек тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, СПИДка каршы көрәш темасы бүген бөтен дөньяда аеруча актуаль. Бу проблема турында сөйләргә, белгечләр укытып чыгарырга, профилактик чаралар уздырырга кирәк, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов БМО инициативасына кушылу тәкъдимен хуплады. Ул әлеге инициативаны өйрәнү өчен эш төркеме төзергә, гамәлләрне җайга салырга, бу эшкә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгын җәлеп итәргә кушты.

Моннан тыш, кичә очрашу барышында респиратор авыруларны дәвалау буенча клиник тикшеренүләр өлешендә күзалланган хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Безнең интеграция тирән булырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100