news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Главтатдортранс» оешмасына 26 яңа автомобиль тапшырды

Ул соңгы елларда Татарстанда юл инфраструктурасын үстерү өлкәсендә бик күп эш башкарылуына игътибар итте.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Главтатдортранс» дәүләт казан учреждениесе белгечләренә 26 автомобиль тапшыру тантанасында катнашты.

Чара Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәге каршындагы мәйданчыкта узды. Ул Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы өлешен тәшкил итте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында соңгы елларда Татарстанда юл инфраструктурасын үстерү өлкәсендә бик күп эш башкарылуына игътибар итте. Сүз федераль юллар турында да, төбәк юллары турында да бара, дип ачыклык кертте ул.

«Һәм бу инвестицияләр дөрес һәм сыйфатлы булсын өчен юл хезмәте, кирәкле приборлар, юлларны контрольдә һәм тәртиптә тотучы җаваплы белгечләр кирәк. Яңа автомобильләр сезнең мобильлегегезне һәм эшегезнең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк», — диде ТР Президенты. 

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Даниловка 26 махсуслаштырылган автомобильгә сертификат тапшырды.

«Без юлларыбыз белән горурланабыз. Әмма безгә әле күп эшләр башкарырга туры киләчәк. Шуңа да, безнең бик яхшы профессиональ командабыз бар», — диде ул.

  • «Главтатдортранс» ДКУ егерме ел Татарстанда автомобиль юлларын һәм юл корылмаларын проектлау, төзү, реконструкцияләү, ремонтлау һәм карап тоту эшләре буенча төп заказчы булып тора.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100