news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Гипронииавиапромның 80 еллыгы уңаеннан оештырылган чарада катнашты

Предприятие белгечләре аэропорт, вокзал, оборона предприятиеләре һәм торак йортлар төзеде.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Б. И. Тихомиров исемендәге Гипронииавиапромның 80 еллык юбилее уңаеннан оештырылган чарада катнашты. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, институт эшчәнлек чорында күпсанлы проект һәм төзелеш эшләрен башкарды. Ул сәнәгать объектлары белән дә, гражданлык объектлары белән дә эшләде. Аның белгечләре аэропорт, вокзал, оборона предприятиеләре һәм торак йортлар төзеде. Предприятие үзенә йөкләнгән бурычларны профессиональ һәм нәтиҗәле үтәүче ышанычлы партнер булып санала.

Чарада институтның иң яхшы хезмәткәрләре Татарстан дәүләт бүләкләренә һәм мактаулы исемнәргә лаек булды


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100