news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Гейдар Алиев исемендәге Фондның Мактаулы кунаклар китабында үз язмасын калдырды

ТР Президенты Бакуда Гейдар Алиев исемендәге Фондта булды

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бакуда Гейдар Алиев исемендәге Фондта булды. Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы башлыгы Әзербайҗан башкаласы Бакуга эш сәфәре белән килде.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар Гейдар Алиев музеенда булды. Музейда аның шәхси архивындагы документлар, фотосурәтләр тупланган.
Кунакларга Гейдар Алиевның якты истәлегенә хөрмәт йөзеннән булдырылган Фондның максаты һәм эшчәнлеге хакында сөйләделәр. Фондның төрле социаль-икътисади, мәдәни проектларны гамәлгә ашырып, Г.Алиевның бай мирасын өйрәнүе һәм пропагандалавы, Әзербайҗан үсешенә ярдәм итүе, илнең мәдәниятен һәм тарихын пропагандалавы билгеләп үтелде.
Рөстәм Миңнеханов Фондның Мактаулы кунаклар китабында үз язмасын калдырды. “Әзербайҗанның иң яңа тарихы атаклы сәясәтче һәм тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе, милли лидер Гейдар Алиев исеме белән аерылгысыз төстә бәйләнгән, - дип язды ТР Президенты. – Гейдар Алиев Фонды ярдәмендә аның идеяләрен гамәлгә ашыру дәвам итә. Татарстанлылар хәтерендә Гейдар Алиев тарихи дуслык традицияләрен үстерү һәм безнең тугандаш халыклар арасында үзара аңлашу булдыруга ярдәм иткән Татарстанның олы дусты буларак саклана. Гейдар Алиев исемендәге Фондны оештыруга катнашы булган барлык кешеләргә сәламәтлек һәм уңышлар телим”.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гейдар Алиев музеена “Тартарика” китабының бүләк басмасын тапшырды.
Бүген иртән Татарстан Президенты һәм аны озатып йөрүче затлар Гейдар Алиев һәйкәленә һәм аның хатынының каберенә чәчәкләр салды.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Яуда ятып калган сугышчылар аллеясында булып, Әзербайҗан батырлары һәйкәленә чәчәкләр куйды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot