Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Германиягә эшлекле сәфәр кыла
Мюнхенда "ТАИФ" компанияләр төркеме белән "Сименс" җәмгыяте арасында контракт имзаланды.
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мюнхенга (Германия) килде. Сәфәрнең төп максаты – “ТАИФ” компанияләр төркеме белән “Сименс” җәмгыяте арасында “Түбән Кама нефть химиясе” өчен Татарстанда электр станциясе төзү турындагы контракт имзалауда катнашу. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тиешле документка “Түбән Кама нефть химиясе” җәмгыяте генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Россиядә “Сименс” президенты Дитрих Миллер имзаларын куйды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бавария Премьер-министры урынбасары – икътисад, массакүләм мәгълүмат чаралары, энергетика һәм технологияләр министры Ильзе Айгнер, “ТАИФ” җәмгыяте генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Сименс АГ” президенты Джо Кэзер катнашты.
“ТАИФ” генераль директоры Альберт Шиһабетдинов сүзләренчә, ТАИФ компанияләр төркеме һәм “Siemens”ны дәвамлы эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли – “ТАИФ” компанияләрендә Siemens компаниясе җиһазлары ярдәмендә модернизация эше алып барыла.
Станцияне төзү эше 2018 елның беренче кварталында башланачак һәм 2021 елның май аенда сафка кертелер дип көтелә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, “Сименс” компаниясе белән хезмәттәшлек уңай нәтиҗәләргә китерә. Рөстәм Миңнеханов шулай ук әлеге килешүне имзалау алга таба да актив хезмәттәшлек итүгә этәргеч булачак дип ышануын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз