news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Германиягә барачак һәм Путинның Федераль Җыенга юлламасында катнашачак

Татарстанда берничә мөһим чара, шул исәптән Дмитрий Патрушев катнашында авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты күләмнәре турында киңәшмә узачак.

Рөстәм Миңнеханов Германиягә барачак һәм Путинның Федераль Җыенга юлламасында катнашачак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу атнада Германиягә эш сәфәре белән барырга һәм РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга еллык юлламасында катнашырга ниятли. Моннан тыш, республика Президенты Үзбәкстанның беренче вице-премьеры Ачилбай Раматов, РФ авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Россия Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов белән очрашыр дип көтелә. ТР Хөкүмәтенең рәсми планында шундый мәгълүматлар китерелгән.

Рөстәм Миңнеханов өчен эш атнасы Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә башланды. Анда бу көннәрдә IDEX-2019 Халыкара оборона күргәзмәсе уза. Иртәгә исә ТР Президенты Германиягә эш сәфәре белән бара. Визит бик кыска булачак, чөнки чәршәмбе көнне Рөстәм Миңнехановны Мәскәүдә мөһим вакыйга көтә.

«РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга еллык юлламасы. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша», - диелә республика Хөкүмәте планында.

Бу атнада Татарстанга Үзбәкстаннан беренче вице-премьер Ачилбай Раматов җитәкчелегендәге делегация килә. Рөстәм Миңнеханов кунаклар белән пәнҗешәмбе көнне очраша. Әлеге уңайдан эшлекле очрашулар һәм ТР Президенты исеменнән тантаналы кабул итү планлаштырылган.

Пәнҗешәмбе көнне Татарстанга шулай ук РФ Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов килә. Ул Казан танк училищесына Жуков орденын тапшыру тантанасы һәм Казанда герой-танкистка һәйкәл ачуда катнашачак. Ике чара да җомга көнне ТР Президенты катнашында уза.

Моннан тыш, шул ук көнне Казан Ратушасында планлаштырылган җитештерү күләмнәре һәм агросәнәгать комплексы продукциясе экспортына багышланган киңәшмә үтәчәк. Аның эшендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий, Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. ТР Президенты шулай ук РФ авыл хуҗалыгы министры белән дә очрашыр дип көтелә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot