news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Әгерҗедә яңа спорт комплексы ача

Аны сафка бастыру 245 миллион сумга төшкән.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Әгерҗедә ике бассейн, мини-футбол кыры, аэробика, бию, көрәш, тренажер залларын үз эченә алган яңа спорт-сәламәтләндерү комплексы ачыла. Аны сафка бастыру 245 миллион сумга төшкән.

Районда бассейны да булган беренче спорт комплексын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновның да катнашуы көтелә.

Россиядә, аерым алганда, Татарстанда спорт объектлары төзелеше РФ Президенты Владимир Путин инициативалары кысаларында алып барыла.

Әгерҗедәге «Олимп» спорт комплексы 1 декабрьдә тулы куәтенә эшли башлаячак. Анда гадәти төркемнәрдән тыш, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән шөгыльләнү өчен махсус программалар, пенсионерлар һәм яшүсмерләр өчен ташламалы программалар да гамәлгә ашырылыр, дип көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100