news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Әгерҗедә ат ите җитештерүне эшләтеп җибәрү идеясен уңай бәяләде

Әгерҗедәге атчылык фермасында якынча 50 баш ат асрыйлар.

Рөстәм Миңнеханов Әгерҗедә ат ите җитештерүне эшләтеп җибәрү идеясен уңай бәяләде
https://tatarstan.ru

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗедә Салиховлар гаиләсенең атчылык фермасында булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фермерлар 2018 елда атчылык хуҗалыгын оештырган, бүгенге көндә биредә 50 баш тирәсе ат бар. Авыр йөк ташу өчен токымлы атлар, шулай ук республика чабышларында катнаша торган чиста нәселле инглиз атлары асрала. 

Фермерлар ат итеннән ясалган эко продуктларны килешү схемасы буенча сата. Продукция Татарстанда һәм Удмуртиядә сатыла, интернет-мәйданчыкларда аннан эшләнгән әйберләр сатуны башлап җибәрү планлаштырыла.

Хуҗалык җитәкчесе Рафис Салихов сүзләренчә, хәзер ит Удмуртиядә эшкәртелә, ә тиздән фермерлар Әгерҗедә җитештерү ачарга тели.

ТР Президенты проект үсешен югары бәяләде. «Бу безнең республика өчен бик перспективалы, традицион проект. Иң мөһиме — ихтыяҗ тотрыклы булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгын хуҗалыкка ярдәм итәргә өндәде, ә фермерларга кулланучы кооперациясе мөмкинлекләрен актив файдаланырга тәкъдим итте.  

Салиховлар шулай ук экотуризмны да үстерә — биредә Казахстаннан кайтарылган махсус юртада ял итәргә, атта йөрергә була.

Атлардан тыш, фермада төрле токымдагы 250дән артык сарык бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100