news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов GE Gas Power рәисенә Зәй ГРЭСын бергәләп реконструкцияләргә тәкъдим итте

Татарстан Президенты General Electric компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре хакында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов GE Gas Power рәисенә Зәй ГРЭСын бергәләп реконструкцияләргә тәкъдим итте
tatarstan.ru

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов GE Gas Power рәисе Джон Райс белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яклар хезмәттәшлек нәтиҗәләре һәм, Татарстанның энергетика инфраструктурасын яңартуны да кертеп, кайбер өлкәләрдә ирешелгән алгарыш, шулай ук заманча җиһазлар һәм GE цифрлы технологияләрен кулланып сәламәтлек саклау системасын үстерү хакында фикер алышты», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

«General Electric компаниясе инде күп еллар дәвамында безнең предприятиеләр һәм тулаем алганда республикабызның әйдәп баручы стратегик партнерларыннан берсе булып тора. 2017 елның октябрендә Сан-Францискода узган очрашуда General Electric компаниясенең Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлеген киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышынды», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты искәрткәнчә, 2017 елның июнендә Казанның 3нче җылылык электр үзәгендә ул вакыттагы иң яңа газ-турбина җайланмасы эшләтеп җибәрелгән, 2018 елның августында исә Казанның 1нче җылылык электр үзәгендә яңа пар-газ блогы файдалануга тапшырылган.

«Шул ук вакытта, безнең реконструкция таләп иткән проектлар да бар. Ул – Зәй ГРЭСы», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм General Electric компаниясе җитәкчелегенә әлеге проектны гамәлгә ашыру – Зәй ГРЭСын төзекләндерү кысаларында хезмәттәшлекнең технологик һәм финанс мөмкинлекләрен карарга тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot