news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов “Газпром” Директорлар советы рәисен Казан аэропортында каршы алды

Виктор Зубков Казанда ПАО “Газпром”ның һәм Җиһазлар җитештерү ассоциациясенең “Газ тармагында яңа технологияләр” күчмә утырышын уздырачак.

Рөстәм Миңнеханов “Газпром” Директорлар советы рәисен Казан аэропортында каршы алды
president.tatarstan.ru

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Рөстәм Миңнеханов  Казанга эш сәфәре белән килгән “Газпром” Директорлар советы рәисе Виктор Зубковны "Казан" халыкара аэропортында каршы алды.  Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Виктор Зубков Казанда ПАО “Газпром”ның һәм Җиһазлар җитештерү ассоциациясенең “Газ тармагында яңа технологияләр” күчмә утырышын уздырачак. Утырышта табигый газның кысылуын киметү өчен илдәге технологияләр үсеше перспективалары буенча фикер алышачаклар.

Моннан тыш, Виктор Зубков һәм Рөстәм Миңнеханов ОАО “Казанькомпрессормаш” заводына барачаклар. Анда тантаналы рәвештә яңа җитештерү нигезенә таш салыначак.

Шулай ук, “Газпром” Директорлар советы рәисе Виктор Зубков һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сөйләшүе дә планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot