Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов “Газпром” ААҖ идарә рәисенә “Зенит-Казан” волейбол клубына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде
ТР Президенты Алексей Миллерга Россия һәм Татарстанның спорт абруен арттыруга керткән өлеше өчен рәхмәтле
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Газпром” ААҖ Идарә рәисе Алексей Миллерга “Зенит-Казан” волейбол клубына “Газпром” тарафыннан күрсәтелгән ярдәм, Россия һәм Татарстанның спорт абруен арттыруга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Алексей Миллерга Рөстәм Миңнеханов исеменнән юлланган телеграммада әйтелгән, дип белдерде республика башлыгы матбугат хезмәте.
«Хөрмәтле Алексей Борисович! Татарстан Республикасының бөтен спорт яратучылары исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне “Зенит-Казан” волейбол клубының Россия Кубогында җиңүе белән котлыйм, - диелә, аерым алганда, телеграмма текстында. – Спортчылар һәм клубның тренерлар штабының яңа казанышларга юнәлдерелгән бердәм һәм югары дәрәҗәдә профессиональ хезмәте Казан волейболчыларына унбишенче юбилей сезонында унбишенче җиңүгә ирешергә ярдәм итте. “Газпром” тарафыннан клубка күрсәтелгән ярдәм өчен, һәм сезнең Россия һәм Татарстанның спорт абруен арттыруга керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, Яңа 2015 елда күпкырлы эшчәнлегегездә һәрвакыт уңышка ирешүегезне телим”, - диелгән ТР Президенты котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз