Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумы мәйданчыкларында була һәм Мутко белән киңәшмәдә катнашачак
Халыкара форум кысаларында Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары җыелышы планлаштырыла.
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара Гайдар форумы эшендә катнашачак. Анда 2024 елга кадәр Россия үсеше стратегиясе турында фикер алышачаклар. Республика башлыгы Россия вице-премьеры Виталий Мутко булачак утырышта да катнашачак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе арасында цифрлы трансформация проектын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куячак.
Кул куелганнан соң Татарстан башлыгы «Милли үсешнең максатлары: Россия стратегиясе 2018 – 2024» ачык дискуссия мәйданчыгында булачак. Дискуссиядә Россия беренче вице-премьеры Антон Силуанов, Россия Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин, Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашачак.
«Рөстәм Миңнеханов Россия субъектлары җитәкчеләре – Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко белән булачак Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары киңәшмәсендә катнашачак», – диделәр матбугат хезмәтендә.
Гайдар форумы гадәттәгечә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе базасында үткәрелә.
2019 елда форум кысаларында туксаннан артык төрле чара, шул исәптән панель һәм эксперт дискуссияләре, дебатлар, аналитик докладлар, ачык лекцияләр, түгәрәк өстәлләр узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз