Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Гаванада Геннар инженериясе һәм биотехнологияләр үзәге эше белән танышты
Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан делегациясе әгъзалары өчен үзәктә экскурсия үткәрелде
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кубага визиты кысаларында Гаванада Геннар инженериясе һәм биотехнологияләр үзәге («БиоКубаФарм») эше белән танышты. Татарстан делегациясенә презентацияне үзәкнең генераль директоры доктор Луис Эррера уздырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
1986 елдан бирле Геннар инженериясе һәм биотехнологияләр үзәге – фәнни-җитештерү объектларының иң мөһиме. Җиһазландырылган үзәктә биотехнологияләр тикшеренүләренең тулы циклы үткәрелә. Үзәкнең интерферон, В гепатитына каршы вакцина кебек рекомбинант фармацевтика молекулаларын җитештерү буенча күпьеллык тәҗрибәсе бар. Куба фармацевтика препаратларының 85 % хәтлеcе «БиоКубаФарм»да җитештерелә.
Үзәктә 550 тирәсе галим һәм инженер 50дән артык тикшеренү һәм эш проектларында мәшгульләр: алар яңа вакциналар, терапевтик моноклональ антитәнчекләр һәм диагностика системаларын эшлиләр.
Үзәкнең әзер проектлары һәм продуктлары патентлар белән саклана, ә әле тикшеренү эшләре алып барылганнарын GMP (тиешле җитештерү практикасы) тикшерә.
Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан делегациясе әгъзаларына үзәктә экскурсия үткәрделәр, шул исәптән В гепатитына каршы вакцина ясала торган биопрепаратлар җитештерү лабораториясен күрсәттеләр.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз