news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Гарәп Әмирлекләрендәге форумда икътисадны цифрлаштыру хакында сөйләде

ТР Президенты форумның пленар утырышында Россия вәкиле сыйфатында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Гарәп Әмирлекләрендәге форумда икътисадны цифрлаштыру хакында сөйләде
vk.com/rnm

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) IX Инвестицион форумның пленар утырышында республика икътисадын цифрлаштыру хакында сөйләде. Ул анда Россия Федерациясе вәкиле сыйфатында катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышның модераторы – энергетика өлкәсендәге эксперт, MRL Corporation генераль директоры һәм рәисе Корнелия Мейерның сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов цифрлы трансформациянең тулаем Россия һәм аерым алганда Татарстан өчен өстенлекле үсеш юнәлешләреннән берсе булуын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, цифрлаштыру икътисади эшчәнлекнең барлык тармакларын, шул исәптән сәнәгатьне һәм җитештерүне дә үзгәртергә тиеш. Ул Татарстанның КАМАЗ, «Татнефть», Казан вертолет заводы кебек предприятиеләрен цифрлы трансформациягә мисал итеп китерде.

Татарстан Президенты үз чыгышында Иннополис югары технологияләр шәһәренә аерым игътибар бирде. Ул 5G база станцияләре челтәрен булдыру, «акыллы» счетчиклар куллану, шәһәрдә яшәүчеләр катнашында Европада беренче пилотсыз такси хезмәтен сынап карауны искә алды.

Рөстәм Миңнеханов инновацияләр һәм эшкуарлыкка кызыксыну уята торган яшьләр инновацион иҗат үзәкләре, ИТ-мәктәпләр һәм махсуслаштырылган ИТ-сыйныфлар, өстәмә белем бирүнең яңа моделен гамәлгә ашыруга исәпләнгән «Кванториум» балалар технопарклары хакында сөйләде. Ул «Татарстанның Россиядә һәрвакыт барлык юнәлешләр буенча да лидер булырга омтылуын» билгеләп үтте.

  • IX Инвестиция форумы (Annual Investment Meeting 2019, AIM) Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) 8-10 апрельдә уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100