news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Гарәп Әмирлекләре икътисад министрын Kazansummitта катнашырга чакырды

Очрашу Россия – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре VII халыкара комиссия утырышы кысаларында узды.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Солтан Әль-Мансурины 10 нчы Россия халыкара икътисади саммитында катнашырга һәм Kazansummit 2018дә Берләшкән Ислам бердәмлеге илләреннән баш спикерларның берсе булып, ислам финанс моделен тормышка ашыруда тәҗрибә уртаклашырга чакырды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Абу-Дабида Россия – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре сәүдә, икътисад һәм техник хезмәттәшлек буенча комиссиясенең VII халыкара утырышы кысаларында узды.

Очрашу барышында шулай ук Россиядә ислам финанс инструментларын куллану һәм тормышка ашыру буенча төрле вариантлар һәм алга таба хәләл-индустрияне һәм сәүдә-икътисад өлкәсендә инвестиция элемтәләрен киңәйтүдә перспективалар каралды.

KazanSummit – Россия Федерациясе һәм ислам дөньясы белән үзара икътисади хезмәттәшлектә төп мәйдан булып тора. Һәр елны уза торган халыкара икътисади саммит Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә уза.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100