news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Гамәли оптика дәүләт институты коллективын берләшмә юбилее белән котлады

Сезнең предприятие Россия оборона сәнәгате флагманнары белән беррәттән тора, дигән Татарстан Президенты котлау тантанасында.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гамәли оптика дәүләт институты» фәнни-җитештерү берләшмәсе төзелүгә 60 ел тулу белән котлады, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Тантана Казанның «Корстон» комплексында узды.

«Сезне чын күңелдән «Гамәли оптика дәүләт институты» фәнни-җитештерү берләшмәсе төзелүгә 60 ел тулу белән котлыйм, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. – Бу еллар эчендә зур булмаган филиалдан федераль дәрәҗәдәге фәнни-җитештерү берләшмәсенә кадәр юл узылган. Сезнең предприятие Россия оборона сәнәгате флагманнары белән беррәттән тора. Сезнең уңышлар горурлык хисе уята! Соңгы 10 ел эчендә продукция чыгару күләме һәм табыш алты мәртәбә, хезмәт җитештерүчәнлеге җиде мәртәбә арткан».

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быелгы планны «Гамәли оптика дәүләт институты» коллективы 9 айда ук үтәгән.

Ышанам, тупланган потенциал һәм булган эшләнмәләр предприятиегә киләчәктә дә илебезнең оборона сәләтен ныгытуга хезмәт итәчәк, дип белдерде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, предприятие уңышларының чыганагы һәм төп байлыгы, әлбәттә, – коллектив. Рөстәм Миңнеханов «Гамәли оптика дәүләт институты» фәнни-җитештерү берләшмәсе  хезмәткәрләренә Россия, тулаем Татарстан Республикасы файдасына уңышлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты предприятиегә киләчәктә дә зур уңышлар теләде.

Республика җитәкчелеге дә, баш компания дә киләчәктә дә сезнең барлык инициативаларыгызны хуплаячак, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Швабе» АҖ арасында Татарстан Республикасында урнашкан сәнәгать, фән һәм мәгариф оешмаларының фәнни-техник, җитештерү һәм интеллектуаль потенциалын үстерү буенча хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

«Гамәли оптика дәүләт институты» фәнни-җитештерү берләшмәсе төзелүгә – республикабызның һәм илебезнең югары технологияле предприятиеләреннән берсе, безнең планнар киләчәктә дә үсәчәк һәм киләчәк үсеш турында җитди программа булачак, диде Рөстәм Миңнеханов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100