news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов галстукка караганда милли киемнең уңайлырак булуын әйтте

Татарстан Президенты ТАССРның 100 еллыгына кигән киеме турында фикерен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов галстукка караганда милли киемнең уңайлырак булуын әйтте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Татарстан Президенты журналистлар белән Яңа ел алды очрашуында ТАССРның 100 еллыгына кигән милли киеме турындагы сорауга җавап бирде.

«Без үзебезнең милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, ризыкларыбызны, динебезне сакларга тиеш. Ашаудан, диннән, җыр-биюдән башка безнең милли киемнәребез дә бар. Нигә аны артистлар гына кияргә тиеш. Ул үзебезнең киемебез булган», — диде ТР Президенты.

«Әлеге милли стильдә тегелгән костюм, галстук белән йөргәнгә караганда, бик уңайлы һәм бик матур. Элеккеге фотоларда безнең бөтен күренекле шәхесләребез, язучыларыбыз шул киемдә булган», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Аны бер кеше дә көчләп кидертми. Без, беренче чиратта, андый киемнәрне Әсгать Әхмәтович (Сафаров - ТИ иск.) һәм Илсур Рәисович (Метшин - ТИ иск.) белән киябез. Ул бик матур була, сезгә дә бик килешер иде андый киемнәр», — диде Рөстәм Миңнеханов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100