Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Гагаузия инвестицион форумы Татарстанга Молдовада яңа мөмкинлекләр ачты
ТР Президенты Гагаузиядә узган форумда катнашып, чит ил вәкилләрен республика белән мәдәният, мәгариф, туризм өлкәләрендә дә хезмәттәшлеккә чакырды.
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан һәм Гагаузия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү Россия белән Молдова Республикасы мөнәсәбәтләрен ныгытырга, Татарстан эшмәкәрләренә хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итәчәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гагаузия автономияле-территориаль берәмлегенең административ үзәге – Комрат шәһәрендә узган «Invest Gagauzia-2018» инвестицион форумында шулай дип белдерде. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форум эшендә Гагаузия башлыгы Ирина Влах та катнашты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүгенге көндә Гагаузия уңай динамик үсеш күрсәтә, милли һәм халыкара дәрәҗәдә үз имиджын таныту буенча актив эш алып бара. «Автономия үз икътисадына чит илләрне һәм Россия инвесторларын җәлеп итә. Без Гагаузиянең Россиянең әйдәп баручы һәм сәнәгый яктан үсеш кичергән Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне киңәйтүенә шатбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанның Гагаузия белән хезмәттәшлек итүдә яхшы тәҗрибәсе бар, дип искәртте Татарстан Президенты. Бүгенге көндә хезмәттәшлек турындагы килешү буенча уртак чаралар планы гамәлгә ашырыла. Муниципаль берәмлекләр һәм сәүдә-сәнәгать палаталары арасында килешүләр имзаланган. Гагаузиянең Татарстанда вәкиллеген ачу юнәлешендә эш дәвам итә.
«Конкрет икътисади проектлар буенча эш бара. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә 2020 елга кадәр Татарстанга Гагаузиядән кукуруз һәм көнбагыш орлыгы китерү буенча яңа килешү төзелде», - дип хәбәр итте ТР Президенты.
«Нефть химиясе һәм энергетика, машина төзелеше, мәгълүмати технологияләр, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать комплексы, кадрлар әзерләү өлкәләрендә Молдавия компанияләре белән элемтәләрне үстерү өчен зур потенциал бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан һәм Молдавия арасында товар әйләнеше 12 миллион доллар тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч булган потенциалларга туры килми, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Сәүдә-икътисади элемтәләрдән тыш, мәдәният, фән, мәгариф, спорт, туризм өлкәләрендә дә ике арадагы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яхшы мөмкинлекләр бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Молдова Республикасы вәкилләрен, спортчылар һәм җанатарларны киләсе елда Казанда узачак WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты чараларында катнашырга чакырды.
Соңыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Гагаузия Башкарма комитеты арасында 2019-2021 елларда сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланды. Документка Рөстәм Миңнеханов һәм Ирина Влах кул куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз