news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 132 ел.

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Рамиль Гали

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казанның Тукай скверында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Исегезгә төшеребез, бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 132 ел.

Чарада шулай ук Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфаров, депутатлар, шагыйрьләр, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һ.б. катнашты.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot