news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: "Әгәр дә без авылга булышмыйбыз икән, нигезебезне югалтабыз"

Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан, ТР Президенты исеменнән кабул итү чарасы уздырылды

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Казанда, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан, ТР Президенты исеменнән кабул итү чарасы узды.

Мәдәни-күңел ачу комплексларының берсендә республиканың иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, агросәнәгать бизнесы, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре җыелган иде. Тантаналы кабул итүдә катнашучыларны якынлашып килгән бәйрәм белән котлап, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу елның авыл хуҗалыгы өчен гади генә башланмавын искәртеп узды.

"Ул ничек тәмамланыр дигән хәвеф бар иде. Әмма Ходай безне ташламады һәм авылларда тир түгүче кешеләрнең хезмәте безгә республиканы  ашлык, яшелчә һәм бәрәңге белән тулысынча тәэмин итү мөмкинлеге бирде. Безнең ит, сөт, шикәр чөгендере буенча күрсәткечләр - бар да шактый уңышлы. Бу - безнең авыл халкының, эшкәртүчеләрнең бик зур тырышлыгы", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул республиканың куәтле агросәнәгать комплексы формалашу башында торган авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты, бүгенге геосәяси вазгыять һәм Көнбатышның Россиягә карата санкцияләре илнең авыл хуҗалыгы өчен көндәшлеккә сәләтле өстенлеккә әверелергә тиеш, дип белдерде. "Безнең агросәнәгать комплексы көндәшлеккә сәләтле, без базарда ихтыяҗ белән кулланыла торган сыйфатлы продукция җитештерә алабыз. Без бу мөмкинлектән файдаланырга тиеш", - диде ТР Президенты.

Ул ассызыклаганча, авыл хуҗалыгына илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү күзлегеннән генә карарга ярамый. "Авыл халкы, авыл - ул безнең дәүләтнең нигезе. Әгәр дә без авылга булышмыйбыз икән, нигезебезне югалтабыз", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. Татарстанда тормышка ашырыла торган 30 федераль һәм республика программаларының иң күбе авылларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән, дип искәртеп узды ул.

"Республика җитәкчелеге һәрчак агросәнәгать комплексына ярдәм итте һәм алга таба да ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов республика агросәнәгать тармагының иң яхшы хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырды.

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100