Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Гәнҗәдә «КАМАЗ» автомобильләре җыю линиясен ачуда катнашты
Ул «Гәнҗә автомобиль заводы» мәйданчыкларында җыелачак "КАМАЗ" йөк машиналарына хәерле юл теләде
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Татарстан белән Әзербайҗанны күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, һәм бу «Гәнҗә автомобиль заводы» ҖБ җитештерү мәйданчыкларында «КАМАЗ» автомобильләре җыю линиясен ачу кебек проектны гамәлгә ашырырга ярдәм итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Гәнҗә шәһәрендә (Әзербайҗан Республикасы) хәбәр итте.
Ул Әзербайҗан җитәкчелегенә һәм шушы проектны гамәлгә ашыруда эшләрне алып баручы Премьер-министрның беренче урынбасары Ягкуб Әюбкә рәхмәт белдерде.
«КАМАЗ» ААҖ проекты башка җитештерүчеләр өчен дә, мондый җитештерүләрне ачарга теләүчеләр өчен дә яхшы мисал булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов. Яңа производствода кешеләрнең тотырыклы эше, яхшы хезмәт хакы булачак, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Әзербайҗан Республикасы җитәкчелегенең бүген илнең алга китеше өчен, гражданнарның тормыш шартлары яхшырсын өчен мөмкин булганның бөтенесен башкаруларын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов «Гәнҗә автомобиль заводы» ҖБ җитештерү мәйданчыкларында җыелачак «КАМАЗ» зур йөк автомобильләренә хәерле юл теләде.
Җыю линиясен ачуда Әзербайҗан Премьер-министрының беренче урынбасары Ягкуб Әюб, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Республикасының Әзәербайҗан Республикасындагы даими вәкиле Альфред Закиров катнашты.
Гәнҗә шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүчеләр халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтүче күп функцияле үзәк эшчәнлеге белән дә таныштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз