news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов француз эшкуарларын Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә чакырды

Республика Франция компанияләренең Россиядә эшләве өчен старт мәйданчыгы була ала, дип искәртте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов француз эшкуарларын Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә чакырды
tatarstan.ru

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Татарстан француз бизнесын һәм капиталын җәлеп итүгә карата кызыксыну белдерә. ТР Президенты Марсель шәһәрендә «Франция – Татарстан» бизнес-форумында шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сезнең төбәк эшкуарларын Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә чакырабыз», - диде Миңнеханов эшлекле форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Татарстан лидеры искәрткәнчә, республикада ике якка да файдалы элемтәләрне киңәйтүгә шат булачаклар һәм француз компанияләренә һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер торалар. Татарстан шулай ук мәдәният, фән, мәгариф һәм туризм өлкәләрендә дә Франция белән хезмәттәшлекне үстерергә ниятли.

«Без француз компанияләренең Россиядә эшләү өчен республикабызны старт мәйданчыгы сыйфатында сайлавына карата кызыксыну белдерәбез», - диде ул.

Татарстанда, аерым алганда, Франциянең «Шнейдер Электрик», «Эр Ликид» һәм «Сен-Гобен» кебек компанияләре уңышлы гына эшли, дип искәртте ТР Президенты.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Рөстәм Миңнехановның Марсель шәһәренең беренче вице-мэры Жан Роатта белән очрашуы һәм аны Татарстанга чакыруы хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot