news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Франциядә Airbus Helicopters заводы белән танышачак

Очрашуда Казан вертолет заводы генераль директоры Юрий Пустовгаров һәм «Россия вертолетлары» АҖнең башкаручы директоры Михаил Рыбаков та катнаша.

Рөстәм Миңнеханов Франциядә Airbus Helicopters заводы белән танышачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциядә, Airbus Helicopters заводында булып, компания җитәкчелеге белән очрашырга ниятли. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Бүген Рөстәм Миңнеханов Франциягә рәсми сәфәр белән килгәч, Airbus Helicopters компаниясендә булачак. ТР Президенты белән бергә компания җитәкчелеге белән очрашуда «Россия вертолетлары» АҖнең җитештерү буенча башкаручы директоры Михаил Рыбаков, «Казан вертолет заводы» ГАҖ генераль директоры Юрий Пустовгаров та катнашачак, - диде Лилия Галимова. - Алар предприятие белән хезмәттәшлек вариантлары хакында фикер алышачак».

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Франциягә юл тотты. Иртәгә ул Марсель шәһәрендә узачак эшлекле форумда катнаша, анда берничә меморандумга кул куелачак. Татарстан делегациясе сәфәр ахырында технопарк (аның мәйданчыгында авиакосмик сәнәгать предприятиеләре эшли) белән танышырга ниятли.

  • Airbus Helicopters – дөньяда вертолетлар җитештерү өлкәсендә әйдәп баручы компанияләрнең берсе. 

news_right_1
news_right_2
news_bot